Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сурия белән Либан арасында тарихи адым


Сурия белән Либан беренче тапкыр рәсми дипломатик бәйләшләрне ныгыту максатында, ике ил арасында илчелекләр ачырга килеште. Бу тарихы адым, Сурия белән Либан арасында Франция колониясеннән бәйсезлек игълан иткәннән бирле, ягъни 60 елдан соң дипломатик өлкәдә беренче якынаю адымы булды.

Сөйләшүләр вакытында ике ил арасында низаг тудырган икенче мәсьәлә, Либанда 1975-1990 еллар арасында дәвам иткән ватандашлар сугышында югалганнар турында һәм чик мәсьәләләрен тикшерү турында килешенде.

Либан президенты Мишәл Сөлайман, кичә сәяси сәфәр белән килгән Демашкдә бүген сөйләшүләрен тәмамлап бүген иленә кайтачак. Либан рәсмиләренең бу сәфәре, Суриягә соңгы 3 елда кылынган беренче зур сәфәре булды.

2005 елда Либанның элекке премьерларыннан Рафик Хариринең үтерелүеннән соң ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр начараеп киткән иде. Чөнки Либан Хариринең үтерелүендә Сурияне гаепләгән иде.


XS
SM
MD
LG