Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты Әхмәдиниҗат Истанбулда


Истанбул - Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат моннан 3 ел элек вазифага килгәннән бирле Төркиягә беренче тапкыр сәфәр кыла. Икътисад өлкәсендә мәсьәләләргә әһәмиять биреләчәк сөйләшүләр, рәсми башкалада түгел, ә Истанбулда үтәчәк. Әхмәдиниҗат Төркия президенты Абдуллаһ Гүл белән сөйләшкәннән соң премьер Тайеп Эрдоган һәм тышкы эшләр министры Али Бабаҗан белән сөйләшәчәк. Сәфәр вакытында газ һәм нефть өлкәсендә сөйләшүләр булыр дип фаразлана.

Иран президенты сәфәре вакытында шулай ук Истанбулда иминлек чаралары да арттырылган. Төрек хәбәр агентлыклары белдерүенчә, шәһәрдә иминлекне саклау өчен 500 меңнән артык тәртип саклаучылар урнаштырылган.

XS
SM
MD
LG