Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт киносы яшьләр темасын күтәрә


“Башкортстан” киностудиясе яңа нәфис фильмны төшерүне тәмамлаган.

Бу хакта шул фильмның режиссеры Таңчулпан Буракаева атнакич көнне журналистлар белән очрашуда белдерде. Тулы форматлы нәфис фильмның исемен “Минем йолдызым” дип куйганнар. Ул яшьләр темасына багышланган һәм тулысынча дип әйтерлек Уфада төшерелгән. Бу әлеге фильмның финанс яктан аз бюджетлы булуына да, башка сәбәпләргә дә бәйле дип аңлатты аның авторлары.

“Минем йолдызым” фильмы башкорт телендә булачак. Без бу фильмда калада яшәргә калган бүгенге заман милләт яшьләре проблемаларын ачып салырга тырыштык”, ди режиссер Таңчулпан Буракаева.

Таңчулпан Буракаева сүзләренчә, башкорт телендәге яңа нәфис фильмны хәзер аппаратураларда монтажлау эшләре һәм аңа тавышлар салу башланган. “Минем йолдызым” фильмын тамашачылар Уфадагы “Родина” кинотеатрында беренче тапкыр шушы елның үктәбер аенда күрә алачак.

Шул ук вакытта “Башкортстан” киностудиясе Казанда үтәчәк “Алтын мөнбәр” кино фестивалендә катнашуга да әзерлек алып бара. Анда Башкортстан кино төшерүчеләре үзләренең өч эшен тәкъдим итмәкче.

“Башкортстан” киностудиясенең финанс хәлләре бик шәптән түгел. Әле аның үзенең аерым бинасы да юк. Республика кино төшерүчеләренең уй-хыяллары, эшлекле ниятләре зурдан булса да, әлеге дә баягы акча кытлыгы сәбәпле, ач чыгымлы кечерәк фильмнар эшләү белән генә чикләнергә мәҗбүр. Ә бу инде сыйфат ягына да тискәре йогынты ясый, билгеле.
XS
SM
MD
LG