Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиягә Башкортстан ярдәме


Атнакич көнне Уфадан зур гына колонна йөк машиналары Көньяк Осетиягә карап юлга чыкты.

Колоннага 8 машина керә. Аларда бу атнада Башкортстан халкы һәм төрле ширкәтләр, оешмалар хезмәткәрләре җыйган әйберләр төялгән. Төзелеш кирәк-яраклары да, электор җиһазлары, азык-төлек, шешәләргә тутырылган эчәр су да, башка тәгамнәр дә бар бу йөкләрдә. Җәмгысе 8 машинада 86 тонна йөк бар дип хәбәр ителде.

Атнакич иртән, Владикавказга кадәр баручы машиналар төркеме юлга чыгар алдыннан, Уфада кыска гына җыелыш булып алды.

Һуманитар ярдәм колоннасы өчен җаваплы җитәкче, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсе башлыгы урынбасары Рәис Әхмәтов журналистлар белән аралашуда бу ярдәмнең соңгысы булмаячагын әйтте.

“Ә бу баруыбызда без беренче чиратта иң кирәкле булган әйберләрне тупладык”, ди Рәис Әхмәтов.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсе башлыгы урынбасары Рәис Әхмәтов сүзләренчә, Башкортстанда Көньяк Осетия өчен ярдәм әйберләре җыю дәвам итә. Шуңа күрә якын арада ул тарафларга тагын да һуманитар йөкләр озату күзаллана.
XS
SM
MD
LG