Accessibility links

Хәрбиләргә җитди игътибар булырмы?


Көньяк Осетия якларында булган хәрби низагта катнашкан Башкортстан хәрбиләренә һәртөрле ярдәм күрсәтеләчәге ышандырыла.

Бу хакта Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаев белдерде. Ул шулай ук бу мәсьәләдә махсус күрсәтмә бирелүе турында әйтте. Көньяк Осетия тарафларындагы хәрби бәрелешләрдә һәлак булган, яисә яраланган Башкортстан солдатларына һәм офицерларга, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү эше Башкортстанның Халыкны хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына йөкләтелә. Шушы министрлык җитәкчесе Фидус Ямалетдинов сүзләренчә, соңгы хәрби бәрелешләрдә зыян күргән кешеләргә һәм аларның туганнарына һич тоткарлыксыз һәртөрле ярдәм күрсәтеләчәк.

“Әлеге сугыш өчен авырлыкны без Башкортстан содатлары һәм офицерлары гаиләләре җилкәсенә генә салып калдырырга тиеш түгел”, дип ышандырды министр. Моның шулай булачагына каза күргән гаиләләрнең бик тә ышанасы киләдер. Чөнки күп очракта зур ярдәмнәр күрсәтеләчәге турында вәгъдәләр бирелсә дә, җәрәхәтләнеп кайткан хәрбиләр битарафлыкка дучар ителә килде.

Шул ук вакытта Башкортстаннан хәрби хезмәткә чакырылган егетләрнең Көньяк Осетия тарафларындагы язмышы турында һаман да тәгаен генә мәгълүм түгел. Моңа кадәр Башкортстаннан ике егетнең анда гомере өзелүе турында хәбәр алынган иде. Әмма Башкортстан Хәрби комиссариаты вәкилләре әлегә бу мәгълүматларның рәсми расланмавын җиткерде.
XS
SM
MD
LG