Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа икътисадында төшенкелек кайгысы


Икътисад базарында рәсми акча буларак евро кулланган Европа берлегендәге 15 илнең икътисады, апрель - июнь айларында 0.2% кимегән. Кыйтганың иң эре икътисад төбәге булып саналган Германиядә бу күрсәткеч - 1.5% , ә Франция һәм Италиядә ил икътисады 0.3% аска тәгәрәгән.

Евро кыйммәтенең артып китүе Берлек илләреннән читкә тауар сатуга тискәре йогынты ясый. Ә акча әйләнешенең кимеп баруы Европада гына түгел барлык илләрдә глобаль проблема.

Рәсми рәвештә еврога бәйле бер икътисади зона да рецессия узды дип игълан ителмәде. Чөнки моның өчен икътисадның аска тәгәрәве ярты елдан артык булырга тиеш. Тик вакыйгаларның шул якка таба үзгәрүе куркынычны арттыра.

Икенче яктан еврозонада, ягъни рәсми акча буларак евро кулланган илләр эчендә бары тик Испаниядәгенә тәррәкыять күзәтелгән.

Испания икътисады елның икенче чирегендә беренче 3 айга караганда 0.1 % арткан.
XS
SM
MD
LG