Accessibility links

Кайнар хәбәр

Доллар арткач, азык-төлек бәяләре төште


Дөнья икътисад базарында долларның көтелмәгәндә артып китүе, чимал һәм азык-төлеккә бәяләрнең төшә башлавы хәбәр ителә.

Белгеле булганча, дөньяның күп кенә җирендә чималның бәяләре долларга төбәлгән.

Лондонда хәзер нефтьнең мичкәсе 112 доллардан сатыла. Ә бер ай элек аның бәясе 150 долларга җитә язган иде.

Соңгы көннәрдә алтын бәясеннән тыш, көмеш бәясе 12 % төшкәндә, бодай һәм соя бәяләре 2-3 % төште.
XS
SM
MD
LG