Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Магнит” тавыклары эчләренә тигән


Башкортстанның Нефтекама шәһәрендәге “Магнит” сәүдә үзәге җитәкчеләре җинаять җаваплылыгына тарттырылырга мөмкин.

Бу кибеттә сатылган кыздырылган тавыклар шәһәрдәге 11 кешене аяктан еккан. Алар сальмонеллез чире йоктырып, дәваханаларга эләккән. Казага очраучыларның һәммәсе дә гриль-тавыклар алып ашаган булган. Хәзер эчләренә тавык килешмәгән кешеләр шәһәрнең кулланучылар хокукларын яклау оешмасына һәм прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Әлеге көндә “Магнит” кибетендә тикшерү эшләре алып барыла. Авыруга дучар булган кешеләр биредә кыздырылган тавык алганчы, сәүдә үзәгенә күп күләмдә тавыклар китерелгән булган. Шул тавыклар баштан ук зәһәрле булганмы, әллә инде кибеттә аларны саклау дөрес оештырылмаганмы - хәзер шуны ачыклау таләп ителә. Әгәр дә инде гаеп кибетнең үзендә булса, аның хуҗаларына карата җинаять эше ачылырга мөмкин. Тикшерү эшләре бер айга якын дәвам итәр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG