Accessibility links

Казаннан Осетиягә беренче ярдәм китте


Ярдәм итү максатыннан, җомга Казанның “Нәфис косметикс” ширкәте, Гадәттән тыш министрлыгы күзәтүе астында Осетия халкына 97 тонна юыну кирәк – яракларын җибәрде.

Көняк Осетиядә сугыш булу сәбәпле, шушы көннәрдә Татарстан җитәкчелеге, бу вакыйгалардан зыян күргәннәргә һуманитар ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында карар чыгарды. Матбугатта, Осетия халкына кирәк булган әйберләр исемлеге дә бастырылды. Бу күбесенчә азык-төлек, кием-салым, шәмнәр, җылыткычлар, юыну кирәк-яраклары.
Ярдәм итү максатыннан, җомга Казанның “Нәфис косметикс” ширкәте, Гадәттән тыш министрлыгы күзәтүе астында Осетия халкына 97 тонна юыну кирәк – яракларын җибәрде. Монда 28 тонна сабын, 15 тонна шампунь, 30 тонна кер юуу порошогы, 19 тонна шәм кергән. Татарстанның мәгариф министрлыгы исә, ярдәм буларак, балаларга мәктәпкә барыр өчен китап, дәфтәр һәм башка уку әсбаплары җибәргән.
5 КамАЗ машинасына сыеп беткән ярдәмне казанлылар 2-3 көн дәвамында Осетиягә алып барып җиткерергә вәгъдә итә. Машиналар Казан – Ульян – Сарытау – Волгоград – Элиста – Ставрополь – Нальчик – Владикавказ юлы буенча барачак.
Оештыручылар сүзләренчә, бу әле Осетиягә җибәрелүче ярдәмнең бер өлеше генә, якын арада, мондый чаралар тагын булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG