Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп алулар ни рәвешле үтәр?


Башкортстан хөкүмәте быел республикада үктәбер аенда халык исәбен алуны оештыруга әзерлек турында күрсәтмә кабул итте.

Әлеге күрсәтмәгә ярашлы, август ае азагына кадәр Башкортстанның һәр районында һәм шәһәрендә халык исәбен алуны оештыру төркемнәре оештырылып бетәргә тиеш. Аннан соң аларның әгъзалары җанисәп алуларга җитди әзерлек алып бара башлаячак, дип әйтелә.

Мәгълүм ки, быел үктәбер аенда бөтен Русия буйлап халык исәбен алуның сынау өлеше оештырыла. 2010 елда узачак халык исәбен алуларга әзерлек сыйфатында үтәчәк ул.

Республика оппозициясе һәм татар милли оешмалары белдерүенчә, 2002 елда Башкортстанда узган халык исәбен алалар күп хәрәмләшүләргә нигезләнгән иде. Татар галимнәре ул чакта 300 меңләп татар “башкорт” итеп яздырылды, дип раслый. Шуның аркасында Башкортстанда яшәүче татарлар халык саны буенча урыслардан кала, элекке икенче урыннан өченче урынга тәгәрәде, ә башкортлар киресенчә ясалма арттырылды, дип төрле дәлилләр дә китерә оппозиция вәкилләре һәм бу мәсьәләне махсус өйрәнгән галимнәр.

Башкортстан татар милли оешмалары, бу юлы хәрәмләшүләрне һичьюгы киметү өчен, чаралар күрергә әзерләнүләрен әйтә.
XS
SM
MD
LG