Accessibility links

Радий Хәбиров җиңеп бара


Башкортстан президенты хакимияте идарәсенең элекке башлыгы Радий Хәбиров үзенең хокукларын яклауда һәм намусын аклауда җиңеп бара.

Үзенең эшеннән алынуының хаксыз булуын исбат итү максатында, республика президенты Мортаза Рәхимов өстеннән Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгатьләрен тапшырган иде ул. Әлеге эш буенча мәхкәмә утырышы сентябрь башына күчерелде.

Ә менә Радий Хәбировның башка дәгъвалары буенча икенче мәхкәмә аның файдасына карар чыгарды. 15 августта Уфаның Совет районы мәхкәмәсе утырышында Радий Хәбиров җиңеп чыкты.

Бу мәхкәмәдә Радий Хәбировның “Уфимские ведомости” исемле газетасына карата дәгъвалары тикшерелде. Исегезгә төшерәбез, “Уфимские ведомости” газетасының 24 июнь санында Радий Хәбировның салым декларациясендә күрсәтелмәгән дип саналучы күчемсез милке санап кителгән бер мәкалә бастырылган. Анда язылганнар ялган дип Радий Хәбиров газетаны һәм мәкалә авторын мәхкәмәгә бирде.

Радий Хәбировның адвокаты Юрий Наумов 15 августта Совет районы мәхкәмәсендә узган утырышта бик төпле чыгыш ясый, ә “Уфимские ведомости” газетасы вәкиле Радий Хәбировны гаепләрлек тәгаен документлар тәкъдим итә алмый. Шулай итеп, Совет районы казые Светлана Власюк Радий Хәбиров файдасына карар чыгара.

Бу утырыш хакында “Азатлык” хәбәрчесенә адвокат Юрий Наумов сөйләде.
Мәхкәмә утырышында Радий Хәбиров турында мәкалә бастырган авторлар моның сенсация ясау өчен генә эшләнүен таныган. Хәзер “Уфимские ведомости” газетасы Радий Хәбировтан гафу үтенеп мәкалә бастырырга тиеш. Шулай ук бу басма, Хәбировның күңелен яралаган, аңа әхлакый зыян китергән өчен, 30 мең сум штраф түләргә бурычлы. Гадәттәгечә, бу карарга дәгъва белдерелмәсә, ул 10 көн эчендә гамәлгә керәчәк.

Җомга көнне Радий Хәбировка кагылышлы тагын бер яңалык мәгълүм булды. “Коммерсант” газетасы язуынча, Башкортстан тарафларына Мәскәү Кремленнән Радий Хәбировка карата җинаять эше ачмаска кушылган. Шулай итеп президент хакимиятенең элекке башлыгының федераль үзәктән якланган булуына дәлилләр арта бара.
XS
SM
MD
LG