Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Русияне сугыш чукмары булуда гаепләде


Грузия җирләрендә атышларны туктату килешүе игълан ителүенә 3 көн булса да, Русия хәрбиләренең Грузиянең төрле нокталарда хәрби чалар күрүенә АКШ тәнкыйть белдерде.

Буш Русиянең бу хәрәкәтен каты тел белән тәнкыйть итте. АКШ башлыгы Буш Русияне Грузиягә каршы әтәчләнеп бу илне куркытырга тырышуда гаепләде.

АКШ президенты Буш АКШның Грузияне яклавын тагын бер тапкыр хәтерләтеп, Русиянең биргән вәгъдәсенә тугърылыклы булып Грузиядән хәрбиләрең чыгарырга чакырды.

Русия президенты "Русиянең АКШ һәм Европа белән каршылыклы мөнәсәбәте, Русиянең мәнфәгатенә булмаячак" дип белдерде

XS
SM
MD
LG