Пекин – Пекинда барган Олимпия уеннарында 3 чакырымга киртәләр аша йөгерүдә Чаллы кызы Гөлнара Самитова-Галкина Олимпия рекордын куеп финалга чыкты. Бу төр ярыш Олимпиа уеннарында беренче тапкыр үткәрелә.
Тагын бер татар кызы тенисчы Динара Сафина шулай ук финалга чыкты. Ярым-финалда ул Кытай спортчысы На Лины җиңде. Финалда Динара русияле Елена Дементева белән очраша.