Accessibility links

Кайнар хәбәр

Цхинвалда һәлак булган Казан егетенә Русия каһарманы исеме бирелгән



Казан – Казанның танк көллиятен бетергән майор Денис Ветчиновка Русия каһарманы исеме бирелгән.

32 яшьлек Денис 9 августта Цхинвалга һөҗүм вакытында һәлак булган. Аның төркеме камауга эләккән.

Тагын бер Татарстан егете Наил Нургалиев Русия президенты карары белән Георгий таҗы билгесе белән бүләкләнгән.

Казан көллияте җитәкчесе генерал Валерий Миронченко сүзләренчә, Көньяк Осетиядә көллиятне бетергән тагын ике егет яраланган. Лейтенант Александр Попов хәзер Буденовскийда, лейтенант Илназ Гарипов Владикавказда дәвалана.

XS
SM
MD
LG