Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Русия гаскәрләре Грузиядән акрынлап чыгарылачак



Мәскәү -- Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Русия гаскәрләре Грузиядән "өстәмә иминлек чаралары үтәлүгә карап" чыгарылачак, дип белдерде.

Лавров сүзләренчә, Мәскәү тарафларның килешүне ничек үтәвенә карап хәрәкәт итәчәк.

Берүк вакытта Лавров, Грузия президенты имзалаган өлге белән, Франция һәм Русия президентлары килешкән өлге арасында аерма булуын әйтте.

Лавров сүзләренчә, Саакашвили имзалаган документта кереш өлеше юк. Бу документның аерылгысыз өлеше, диде ул.

XS
SM
MD
LG