Accessibility links

Кайнар хәбәр

Динара Сафина көмеш медаль яулады



Пекин – Пекинда барган Олимпия уеннарында хатын-кызларның теннис бәйгесендә Динара Сафина көмеш медаль яулады.

Финал уенда ул 6:3, 5:7, 3:6 исәбе белән русияле Елена Дементьевага җиңелде.

22 яшьлек Динара Олимпия уеннарында беренче тапкыр катнашты. Еленаның бу инде өченче уеннары. Сиднейда алган көмеш медалена ул хәзер алтынны өстәде.

Бронза медальне тагын бер Русия спортчысы Вера Звонарева алды.

XS
SM
MD
LG