Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөлнара Самитова-Галкина Олимпия чемпионы булды



Пекин – Пекинда барган Олимпия уеннарында Татарстан спортчысы Гөлнара Самитова-Галкина, 3 чакырымга киртәләр аша йөгерүдә алтын медаль яулады.

Чаллы кызы 3 чакырым араны 8 минут 58 секунда үтеп дөнья рекорды куйды.

Икенче урында Кения спортчысы, 3нче урында Русиядән Екатерина Волкова.

Бу ярыш Олимпиа уеннарында беренче тапкыр үткәрелде.

Бүгенге җиңүләрдән соң Русия медальләр саны белән 8нче урынга күтәрелде.

Беренче урында әле дә Кытай бара. Уен хуҗалары бу минутка 61 медаль яулады, шуның 35-е алтын. Икенче урында Кушма Штатлар, ә менә өченче урынга Британия чыкты.

XS
SM
MD
LG