Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар журналистлары Хиддинк белән очраша алмады


Гус Хиддинк
Гус Хиддинк

Футбол буенча Русия җыелма такымының баш тренер Гус Хиддинк һәм футбол федерациясе җитәкчеләре төбәкләргә сәфәр кылды.

Урыннарда футбол торышын өйрәнү белән безгә җирле матбугат чаралары белән очрашулар каралган. Чаллыда да Хиддинк матбугат конференциясе уздырды, ләкин татар матбугаты вәкилләреннән башка гына.

Әлбәттә, татарча яза һәм сөйли торган журналистларның әлеге матбугат очрашуында катнашмавында Гус Хиддинкның, Русия футбол шурасы вице-президенты Сергей Капковның гаебе юк. Элек-электән КамАЗда татар матбугатына, аерым алганда “Азатлык” радиосына да битарафлык, өнәмәү сизелә. Татар журналистларын күрмәмешкә салышып, төрле чараларга чакырырга “оныталар”. Журналист чакыру көтеп ятарга тиеш түгел. Вакыйга урынына барырга, аны яктыртырга тиеш. Әмма бу очракта “чакыру” дигәне теркәү узу дигәнне аңлата.

Исемлектә булган журналистларны гына уздыра каравыл. Моннан берничә ел элек Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев КамАЗ дирекциясендә очрашу үткәргән иде. Анда да, “сез чакырылмаган, исемлектә юк” диеп, берничә татар журналистын дирекциядән чыгарып җибәрмәкче булдылар.

Президент аппараты матбугат үзәгенең ул чактагы җитәкчесе Ирек Мортазин ярдәме белән генә кирәкле урынга керә алдык. Анда да безне КамАЗ матбугат үзәге исемлеккә кертергә оныткан иде. Мондый онытулар даими булып тора. Чакырмаган җиргә баруы да кыен. Гадәттә матбугат үзәкләре үзләрендә булган исемлек буенча журналистларга теге яки бу чара буласы хакында исемлеккә кертелүен җиткерә. Аларга Чаллыда “Азатлык” хәбәрчесе булуы да мәгъллүм.

13 августта Гус Хиддинкның журналистлар белән очрашуына 10 сәгать кала “КамАЗ” футбол клубының матбугат үзәгенә шалтыратып, “Азатлык” радиосы, Газизов дип таныштырдым, сөйләшүнең кайда булуы белән кызыксынам. “Сез исемлектә юк, барып тормагыз”, дигән җавап ишеттем. Исемлеккә кертелмәүнең сәбәбе - онытканнар икән. Чаллыда чыгучы бердәнбер татар газетасы “Шәһри Чаллы” журналистлары да урыс телле журналистлар кергән исемлеккә эләкмәгән. Бу - татар матбугатына булган мөнәсәбәтне күрсәтә. Кемнәрдер өчен татар матбугатын укучы, тыңлаучы мәнфәгате юк дәрәҗәсендә, күрәсең. Минем өчен дә Гус Хиддинк белән Чаллыдагы футбол мәйданчыкларында йөрү әлләни мөһим булмагандыр. Шулай да бирәсе соравым мондый буласы иде:

“Хиддинк әфәнде, сез Чаллыга килеп Әлмәттә, Түбән Камада, КамАЗда яшь футболчылар клубларына игътибарны, ярдәмне арттыру сәясәте белән йөрисез. Бу - Русия футболындагы матди чыгымнарның бер өлешен Әлмәт нефтьчеләре, Түбән Кама химия комбинаты, КамАЗ ширкәте җилкәсенә салу түгелме?”
XS
SM
MD
LG