Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөшәррәф оппозициягә җиңелде


Бүген телевидениедә үз ватандашлары алдында чыгыш ясаган Мөшәррәф, вазифасыннан китәчәген белдерде.

Коалиция хөкүмәте тарафыннан үзенә җитди гаепләүләр ташлавын әйткән Пакыстан башлыгы, халкымның мәнфәгате өчен үз вазифамнан китәргә булдым, дип әйтте.

Бүген телевидениедәге бер сәгатьлек чыгышында Мөшәррәф, оппозиция тарафыннан үзенә каршы ташланган гаепләүләрнең "нахак яла" булуын исбатлый алачагын, ләкин үзенең мондый хәрәкәтенең илдә озын вакыт дәвам итәчәк сәяси киеренкелеккә этәрәчәген әйте.

“Барлык вәзгыятькә күз ташладым да, миңа якын булган сәяси якташларымнан киңәшләштем һәм ахырда алар киңәше белән бүген мин вазифадан китәчәгемне игълан итәм”, диде ул.

Элекке армия башлыгы, террорчылыкка каршы АКШ җитәкләгән сугышны яклаган Мөшәррәф, 1999 елда хәрби көч белән белән кан куюсыз хакимиятькә килгән иде. Шул елны премьерлык вазифасыннан алынган Наваз Шәриф исә бүген парламентта каралачак гаепләүләрне тапшырган оппозициядәге мөһим шәхесләрнең берсе булып тора.

Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф конституцине бозу һәм вазифасын начар гамәлләрдә куллануда гаепләнә.

Пакыстан конституциясендә вице президентлык вазифасы каралмаган. Шуңа парламентның югары палаты башлыгы, ягъни сенатор - президент вазифаларын вакытлыча башкара ала.

Бу очракта вазифаны милләт мәҗлесе рәисе Мөхәммәт Мина Сумру вакытлыча президентлык вазифасын үтиячәк.

Сумру мөселман берлеге партиясендә Мөшәрәфне яклаган сәясәтчеләрдән.

Пакыстан сайлау төркеме исә хәзер 30 көн эчендә яңа президент намзәтләреннең исемлеген чыгарырга мәҗбүр. Пакыстан конституциясенә күрә, сайланачак яңа намзәт Пакыстан парламенты һәм дүр вилаят башлыклары тарафыннан сайланырга тиеш.

Пакыстан җитәкчесе итеп вазифага сайланган көннән бирле, Мөшәррәф илгә демократияне кире кайтарырга вәгъда биргән иде. Ләкин аңа каршы торган оппозиция вәкилләре аны сәяси иреклекне кысу да тәнкыйтьли.

Ифтихар Мөхамәт Чаудри (уртада)
Сәяси күзәтүчеләр Парвәзнең сәяси тәэсиренең 2007 елның март аенда кими башлавын белдерә. Бу көнне ул Пакыстанынң югары мәхкәмә башлыгы Ифтихар Чаудринегә урыннан китәргә басым ясаган иде. Шул көннән башлап Чаудри президентка каршы булган партияләрне җанландырып, Мөшәррәфкә каршы чараларың кабындырып җибәрде.

Коалициядәге Пакыстан халык партиясе һәм Пакыстан мөселманнар берлеге партияләре узган атна Мөшәррәфне урыныннан китүе өчен бергә килешүе турында хәбәр ителгән иде. Оппозициядәге бу ике зур партия Мөшәррәфгә каршы җитәрлек тавышка ия булуы фаразлана.


Парламент эчендә Мөшәррәфнең үзен тулысынча яклыячак санда, парламент әгъзасе булмаса да, элекке хәрби башлыгы Мөшәррәфнең хәрби өлкәдәге тәэсире шактый көчли. Бу очракта соңгы вакыйгаләр барышында хәрбиләрнең мөнәсәбәте дә мөһим.

Мөшәррәфнең вазифадан китәчәген белдерүе, икътисад дөньясында үз тәэсирен күрсәтте. Карачи бурсасында хиссәләрнең 4 %ка кыйммәте арткан да, бу хәбәрдән соң кайбер төбәкләрдә халык Мөшәррәфнең китүен урамнарда бәйрәм иткән.
XS
SM
MD
LG