Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Пекиңда җиңгән спортчыларына 50 мең доллар бирә


Татарстанның яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгында Пекиңдагы Олимпия уеннарында катнашкан Татарстан спортчылары Светлана Демина һәм Василий Мосин белән матбугат очрашуы үтте.

Атучы Демина үзенең уңышлы чыгыш ясый алмавын Олимпиаданың тиешле дәрәҗәдә оештылырмавы белән бәйләп аңлатты.

Атучы Мусин исә тренеры булмау сәбәпле җиңә алмаганлыгын әйтте.

Очрашуда Татарстан хөкүмәте Олимпиадада беренче урын алган Татарстан спортчыларына 50 мең, икенче урынга 30 мең һәм өченчегә 20 мең американ доллары вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG