Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО качаклар идарәсе башлыгы Тифлистә


БМОның качаклар комиссионеры Антонио Гутеррес Русия-Грузия сугышында өйләреннән китәргә мәҗбүр булган дистәләрчә мең качакны яклау өчен Тифлискә килде.

БМОның качаклар идарәсе сүзчесе әйтүенчә, Гутеррес 159 меңләп качак белән тоткарлыксыз очрашу мөмкинлеге бирүне таләп иткән.

БМО качаклар идарәсе башка качаклар хезмәтләре кебек үк Русия карамагында булган Көньяк Осетиядәге качаклар белән очраша алмый.

Гутеррес иртәгә Мәскәүгә бара.
XS
SM
MD
LG