Accessibility links

Башкортстан татар яшьләре Казанга җыена


Мәгълүм булуынча, 26-31 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтәчәк. Ул мөһим җыенга Башкортстан татар яшьләре дә бара.

Башкортстанда татар яшьләре белән бәйле чараларны моңа кадәр республикадагы “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештыра иде. Әмма соңгы ике елда бу оешма йокы хәленә калды. Аның тарафыннан һичбер чара оештырылганы юк. Аның каравы Башкортстанда татар яшьләренең “Хәзинә” җәмәгатьчелек үзәге оешты һәм байтак мәдәни чараларга башлангыч салды.

Әле Казанга да Башкортстан татар яшьләрен нәкъ менә шушы “Хәзинә” оешмасы җитәкчесе Камил Сираҗетдинов алып бара.

“Безнең Башкортстан татар яшьләре июль аенда Бөтенрусия яшьләр форумында катнашкан иде инде. Хәзер менә Бөтендөнья татар яшьләре җыенына да күмәкләшеп барабыз”, ди Камил Сираҗетдинов.
Аның сүзләренчә, Казандагы җыенда Башкортстан татар яшьләре төрле очрашуларда, “түгәрәк өстәл” утырышларында Башкортстан татар яшьләре проблемаларын да, гомумән, милләт яшьләре мәсьәләләрен дә актив күтәрәчәк, фикер алышуларда үз тәкъдимнәрен җиткерәчәк.
XS
SM
MD
LG