Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның тагын бер солдаты югалды


Көньяк Осетиядә Башкортстаннан хәрби хезмәткә алынган тагын бер контрактчы гаскәринең югалуы турында мәгълүм булды.

Бу хакта Башкортстанның баш хәрби комиссары Тимофей Азаров журналистларга хәбәр итте. “Башкортстанның Нефтекама шәһәре егете, рядовой Рөстәм Лотфуллин хәбәрсез югалганнар исемлегендә, - диде Тимофей Азаров. – Аңа нибары 20 генә яшь. Армия хезмәтен тәмамлагач, контракт нигезендә хәрби хезмәткә калган ул”.

Элегрәк тә хәбәр ителгәнчә, Грузия - Русия хәрби каршылыгында югалган икенче солдат инде бу. Моңа кадәр Башкортстанның Благовещен районыннан хәрби хезмәттә булган Артем Полушкин да гаип булган иде. Әлегә кадәр аның язмышы хакында һични билгеле түгел. Аның әти-әнисе, башка туганнары билгесезлек эчендә, кара кайгыда көннәрен үткәрә.

Корбансыз да булалмады. Көньяк Осетиягә бәйле сугыш хәрәкәтләрендә Башкортстан егетенең гомере өзелде. Стәрлетамак шәһәреннән контракт хезмәтендә булган 21 яшьлек Дмитрий Бурденко булды ул.
Шул ук вакытта Башкортстанның тагын 6 егете бу сугышта каты яралар алган. Алар әле дә госпитальләрдә кала.

Башкортстанда Көньяк Осетия халкына ярдәм йөкләре тупланган иде. Алар 8 машинадан торган колонна белән озатылды һәм тиешле урынга барып җитте. Бүгенге көндә республикада тагын да ярдәм йөкләре җыела. Сентябрьнең беренче көннәрендә үк икенче колонна да юлга чыгачак.

Башкортстан хәрби комиссариатының матбугат хезмәте башлыгы Гүзәл Шакирова сүзләренә караганда, әлегә югалган Башкортстан егетләре турында һаман да төгәл хәбәрләр булмавын әйтте. Шул ук вакытта ул бу эш белән махсус төркем шөгыльләнүен һәм якын арада ук яңа хәбәрләр булачагын ышандырды.
XS
SM
MD
LG