Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан сәясәтчеләре яңа президент турында килешә алмый


Пакыстанның хакимият коалициясе җитәкчеләре бүген Исламабадта элекке президент Пәрвәз Мөшәррәф урынына җитәкче итеп кемне сайлау турында килешә алмады.

Алар былтыр Мөшәррәф тарафыннан вазыйфаларыннан алынган дистәләрчә хәкимне ничек кире вазыйфаларына кайтару турында бәхәсләшкәннән соң таралышты.

9 ел элек фетнә аша хакимияткә килгән Мөшәррәф парламентта импичменттан котылу өчен кичә вазыйфасыннан китте.

Парламентта яңа президент сайланганчыга кадәр президент вазыйфаларын Сенат рәисе Мөхәммәт Сумроо башкара.
XS
SM
MD
LG