Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Русияне Грузия турында килешүне үтәргә чакыра


НАТО илләре тышкы эшләр министрлары Русия Грузиядән гаскәрләрен чыгармый торып Мәскәү белән эшне гадәттәгечә дәвам итә алмауларын белдерде.

НАТО генераль секретаре Яап де Һооп Схеффер Русия Европа Берлеге арадашлыгында Русия президенты Дмитрий Медведев белән килешенгән тынычлык планын үтәми диде.

НАТОда әгъза булган 26 ил Брюссельдә гадәттән тыш утырыштан соң уртак белдерү белән чыгып Русиянең Грузиядәге гамәлләре нәтиҗәләренә җитди карауларын әйтте һәм Русия гаскәрләре Грузиядән тулысынча чыгарылмый торып Русия ягы белән даими элемтәдә тору мөмкин түгел диде.

Шул ук вакытта министрлар Тифлис белән элемтәләрне ныгыту өчен НАТО-Грузия комиссиясе төзү турында килеште.
XS
SM
MD
LG