Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия БМОның Грузия турында резолюциясенә каршы


Мәскәү Русия гаскәрләрен кичекмәстән Грузиядән чыгаруны таләп итүче БМО иминлек шурасы резолюциясе өлгесен кире какты.

БМОдагы Русия илчесе Виталий Чуркин резолюция Франция арадашлыгында төзелгән, Русия һәм Грузия имзалаган атышларны туктату килешүен дә үз эченә алырга тиеш диде.

Русия танкларының һәм хәрби машиналарының бер өлеше сишәмбе көнне гөрҗи шәһәре Горидан чыгарылды.

НАТО Русия үз көчләрен Грузиядән тулысынча чыгарганчыга кадәр Мәскәү белән мөнәсәбәтләрен туңдыруы турында белдерде.

Мәскәү кирмәне Русия президенты Дмитрий Медведевның Русия гаскәрләре Грузиядән 22 августка чыгарылачак дигән сүзләрен китерә.
XS
SM
MD
LG