Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карадҗич хәкимне алмаштыруны сорый


Босния Сербларының элекке җитәкчесе Радован Карадҗич Һааг мәхкамәсендә үзен хөкем итүче һолландияле хәкимне алмаштыруны сорый.

Мәхкамә белдерүенчә, Карадҗич хәким Альфонс Ориены тарафсыз булмауда һәм бу хөкем эшенә бәйле шәхси мәнфәгатьләре булуда гаепли.

Карадҗич әйтүенчә, Орие Босния сербларына каршы элегрәк чыгарылган мәхкамә карарларын ныгыту өчен аны гаепләү карары чыгарырга тели.
XS
SM
MD
LG