Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оеткы бездән, эш алардан


Ринат Закиров һәм Йосыф Якупов
Ринат Закиров һәм Йосыф Якупов

26-30 августта Казанда III Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Бу чарага Русиядән һәм чит илләрдән 500 вәкил көтелә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сүзләренчә, иң беренче җыен вакытында эшлекле сөйләшүне хуп күрмичә Казансу елгасының яр буена барып кызынып йөрүчеләр дә булган. Ә менә икенче форумда андыйлар күренмәгән. Бу юлы исә, оештыручылар тиккә ыштан төбе туздырып йөрүчеләр бөтенләй булмас дигән өметтә. “Дөньяны җимертеп, эш алып бара торган алдынгы фикерле яшьләр монда килергә тиеш. Монда әзерәк оеткысын сала алсак, алар урыннарда бик зур эшләр эшли алыр иде. Шулай булырга тиеш тә. Беренчесе белән икенчесе арасында менә шундый аерма булгач, икенчесе белән өченчесе арасында тагын да зуррак аерма көтәбез. Чөнки, бу елларда беренче белән икенчесе арасында 50 оешма барлыкка килде. Икенчесе белән өченчесе арасында менә 100-гә якын оешмабыз бар. Шушы оешмалар эшләгәндер дип өметләнәбез, алар юкка гына ыштан туздырып йөрми торгандыр. Әлеге оешмалар эшләгәннең нәтиҗәсен без III җыенда күрәчәкбез”,- ди Ринат Закиров.
Эшлекле сөйләшүләр
Форумда хәйран җитди сөйләшүләр көтелә. Глобальләшү шартларында татар телен югалтмау мәсьәләсе дә күтәреләчәк, маса күләм мәгълүмат чараларында мәдәниятне һәм милли үзенчәлекләрне саклап калу турында да сөйләшәчәкләр. Шәхес булу өчен дини кыйммәтләрнең әһәмиятенә дә басым ясалачак.
Бәлки, Олимпия чемпионы Гөлнара да кайтып җитәр
Бу чара Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белән бергә үткәрелә. Министр урынбасары Йосыф Якупов әйтүенчә, яшьләр күренекле спортчылар белән дә ошрачак. Пекин олипиадасында 3 чакырымга киртәләр аша йөгерүдә алтын медаль яулаган Татарстан спортчысы Гөлнара Самитова-Галкина да тәкъдимне кире какмас дип өметләнәләр. “Бүген Гөлнара Пекинда әле. Телевизодан күрсәткән вакытта аның бер кулында Татарстан флагы булса, икенче кулында Русия флагы иде. Менә Татарстан флагын аңа министр Марат Бариев бирде. Министр бу форум турында аның үзе белән сөйләшәчәк. Кайтып өлгерсә, Гөлнара катнашачак Алла бирса!”- диде Якупов.
Билгеле булганча, бу дөньякүләм татар яшьләре форумы Казан 2013 елгы Универсиаданы үзендә үткәрү хокукын откач уза. Шуңа күрә, Универсиадага һәм спортка да быелгы җыенда игътибар зур булачак. Күренекле спортчылар белән очрашу вакытында яшьләр автораллида гел катнашып уңышка ирешкән “КамАЗ” йөртүчеләренә дә узләренең сорауларын бирәчәк.

Болгарда Яшьләр Сабантуе
Моңа кадәр булган ике форум вакытында яшьләргә Борынгы Болгарны да күрсәткән булганнар. Бу юлы исә, анда Яшьләр Сабантуе узачак. Шулай ук, Камал театрында булачак концертта дөньяның төрле төбәкләреннән килгән яшьләр арасыннан җырга-биюгә хирыслар үз осталыкларын да күрсәтәчәк. Ринат Закиров фикеренчә, татарстанлыларның “борыннарына чиртердәйләре” дә бар.
Теләүчеләр бик күп булган
Иң зур төркем Башкортстанныкы булачак. Барлыгы 20 кеше. Аннан кала татар халкы тупланып яшәгән берничә төбәк үзеннән 10 делегат җибәрә. Башкаларныкы, әлбәттә, азрак булачак. Бу чарага 500 яшь егет һәм кыз килә. Шуның 250-се Русия төбәкләреннән. 150 кеше чит илләрдән булачак. 100 урын Казанга һәм Татарстанга бирелгән.
XS
SM
MD
LG