Accessibility links

Халыкара җинаятьләр мәхкамәсе Грузиядәге хәлне тикшерә


Һаагтагы халыкара җинаятьләр мәхкамәсе Грузиядәге җинаятьләр турындагы хәбәрләрне тикшерәчәген белдерде.

Бүген мәхкамә прокуроры Луи Морено Окампо Русия һәм Грузия вәкилләре белән очрашканлыгын һәм бу низагта тыныч халыкка каршы һөҗүмнәр турындагы дәлилләрне тикшерүен белдерде.

Халыкара җинаятьләр мәхкамәсе геноцид, кешечелеккә каршы җинаятьләр һәм сугыш җинаятьләре кебек зур җинаятьләрне тикшерү өчен оештырылган иде.

Русия бу мәхкамәгә кушылмаса да, Грузия анда әгъза булып тора.
XS
SM
MD
LG