Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ белән Гыйрак гаскәр чыгару вакытын билгеләмәкче


АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс белән Гыйрак тышкы эшләр министры Хөшияр Зебари АКШ белән Гыйрак американ көчләрен Гыйрактан чыгару вакытын билгеләү турында килеште дип белдерә.

Райс белән Зебари шулай ук ел ахырында БМО мандаты чыкканнан соң Гыйрактагы АКШ көчләренең статусы турында да килешүгә якын булуларын, әмма әлегә килешмәүләрен белдерде.

Озын мөддәтле иминлек саклау килешүе турында айларча дәвам иткән сөйләшүләр АКШ көчләрен чыгару вакытына бәйле килешмәүчәнлекләр сәбәпле кичегә килә.

Райсның бүгенге Гыйрак сәфәре алдан игълан ителмәде. Әлеге сәфәр алдыннан ул гаскәрләрне чыгару вакытын билгеләү Гыйрактагы вәзгыятькә бәйле булачак диде.
XS
SM
MD
LG