Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан БДИны татар телендә бирергә тели


Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә дә бирү мөмкинлеге булдыру тәкъдим ителә.

Лаеш районында Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко җитәкчелегендә үткән Татарстан укытучыларының август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф министры Наил Вәлиев шундый тәкъдим белән чыкты.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашкан җыенда башка мәсьәләләр белән бергә Татарстан үрнәгендә Русия милли төбәкләрендәге мәгариф мәсьәләләре дә каралды.

Очрашуда Татарстан һәм Русия мәгариф министрлыкларының милли төбәкләр мәгариф җитәкчеләре киңәшмәсен бергәләп оештырачагы турында да килешенде. Ул киңәшмәдә Русиянең милли төбәкләре өчен яңа мәгариф стандартлары булдыру мәсьәләсе каралачак.
XS
SM
MD
LG