АКШ вәкиле Волкер, Америка Русия белән сугышта зыян күргән Грузия армиясенә дә тиешле ярдәмнең күрсәтеләчәген белдерде.
АКШ вәкиле Волкер, Русия белән Грузия арасындагы атышларны туктату килешүе, Мәскәү ягына берничек тә Көньяк Осетия һәм Абхазия янындагы Грузия җирләрендә үз хәрбиләрен тиләгәнчә саклау хокукын бирми, дип белдерде.
НАТОдагы АКШ вәкиле Волкер, Брюссельдә “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә Волкер, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтү көчләре урнаштырылуга, Русия үз тынычлык көчләрен Грузия җирләреннән чигенергә тиеш булачак дип белдерде.
"Русия хәрби чараларны күзәтеп, өстәмә хәрбиләрен кыска вакытка бер җирдә урнаштыра ала. Ләкин бу вакытлыча гына булачак, ягъни Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы үз күзәтү көчләрен урнаштырганга кадәр генә. Әмма бу Русиянең барсын да эшләргә хокукы бар дигән сүз түгел", диде ул.
Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының төбәктә 29 күзәтү көче бар. Оешма бу санны 100-гә арттырга планлаштыра. Бу уңайдан андагы хәлләр белән якынрак танышыр өчен оешма башылыгы Финландия тышкы эшләр министры Александр Стуб та бүген Грузиягә сәфәр кыла.
Волкер шул ук вакытта АКШның һичшиксез Грузия армиясен яңартырга ярдәм итәчәген белдерде.
"Әлбәттә шунысын тагын бер кат искә төшерергә кирәк, Грузия ул демократик, бәйсез бер дәүләт һәм аның үз хәрбиләре бар һәм ул булырга да тиеш. Без шул исәптән низаг вакытында зыян күргән Грузия армиясен яңадан торгызу өчен ярдәм итү юллары турында уйланырга тиешбез", диде Волкер.
НАТО вәкиле шул ук вакытта Украина һәм Грузиянең НАТОга әгъзалык мәсьәләсенә дә тукталып, әгьзалык процессында Русия белән булган соңгы вакыйгалар декабрьда булачак җыенында үзенчә тәэсир итәчәк, дип белдерде.
Волкер, НАТОның киңәю планы Русиягә каршы түгел, НАТОның Русия белән бик күп уртак мәнфәгате булганлыктан, ул низагка керергә теләми, дип белдерде.
Ләкин Русия 21 гасыр шартларына күрә хәрәкәт итәргә тиеш, ягъни күршеләренең җир бердәмлегенә ихтирамлы булырга, дип белдерде Волкер. Русия 25 августта Грузиянең аерылырга теләгән Абхазия төбәгенең бәйсезлеген танырга җыена.