Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөлнара Самитова-Галкина 5 чакрымлы йөгерешкә чыга


Гөлнара Самитова-Галкина.
Гөлнара Самитова-Галкина.

Бүген Татарстан спортчысы Гөлнара Самитова-Галкина 5 чакрымлы йөгерештә катнашачак.

Алдан-ала инде 5 чакрымлы йөгерештә ул финалга уздыру ярышында катнашты. Анда 15.11,46 минут нәтиҗәсе белән бишенче булып калган.

Ә менә 3 чакырымга киртәләр аша йөгерүдә Гөлнара Самитова Пекинда беренче килеп алтын медаль яулаган иде. Чаллы кызы 3 чакырым араны 8 минут 58 секунда үтеп дөнья рекорды куйды. Бу ярыш Олимпия уеннарында беренче тапкыр үткәрелде.

Гөлнара Самитова чемпион калгач, быелгы Олимпия уеннарында үзе үк элек куйган дөнья рекордын яңартып беренче килгәч фотога Татарстан байрагын да тотып фотога төшкән иде. Бу үз чиратында олимпия уеннарын карап баручы татар кешеләрендә горурлык хисләрен уяткан.

“Гөлнара Петербур егете Антон Галкинга кияүгә чыкса да, Олимпия чемпионы исемен алса да Чаллы кызы булып калыр, дип уйлыйм. Ул татарча яхшы сөйләшә, әти-әнисе Чаллыда”, дигән иде аның элеккеге тренеры Миңнулла Чинкин. Бу турыда ул Азатлыкның Чаллыдагы хәбәрчесенә сөйләде.

XS
SM
MD
LG