Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОда Русия Грузия низагы турында үз резолюциясен тапшырды


БМОда Русия Грузия низагын бетерү турында үз резолюция өлгесен рәсми рәвештә тапшырды.

Ул өлгенең Франция президенты Николя Саркози арадашлыгында төзелгән һәм узган атнада Русия дә, Грузия дә имзалаган 6 өлештән торган атышларны туктату килешүенә нигезләнүе хәбәр ителә.

Дипломатлар әйтүенчә, Русия БМО иминлек шурасында үз резолюция өлгесен үткәрә алмыячак. Грузиянең территориаль бөтенлеге искә алынмаган бу резолюцияне иминлек шурасында даими әгъза булган АКШ, Британия һәм Франция хупламый.

Русия дә Франция тәкъдим иткән резолюция өлгесен кире какты.
XS
SM
MD
LG