Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрби кораблары Акъярга кайта


Русиянең Грузиягә каршы хәрби чараларда катнашудан соң беренче хәрби корабы Украинадагы Русия хәрби ныгытмасына кайтарылды.

Кораб кайткан Акъяр (Севастополь) шәһәрендә протест белдерүче дистәләрчә демонстрацияче Русияне яклаучылар төркеме белән бәрелеште.

Украина Русия белән Грузия сугышында Грузияне яклап чыкты һәм үз ныгытмасыннан киткән Кара Диңгез флоты корабларын Грузиягә каршы куллануны тәнкыйтьләде.

Узган атнада Украина президенты Виктор Ющенко Акъяр ныгытмасында Русия кораблары хәрәкәте өчен кырысрак чаралар кертте.
XS
SM
MD
LG