Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия гаскәрләрен Грузиядән чыгарып бетермәде


Русия Грузиядән үзенең танкларын, артиллерияне һәм гаскәрләрен чыгарды, әмма, хәбәрләргә караганда, хәрбиләр Потинең көнбатыш өлешендә һәм Горида тикшерү ныгытмасында кала бирә. Русия баш штабы башлыгы урынбасары, генерал Анатолий Наговицин, бүген, Русия хәрбиләре алга таба да Потины үз контролендә тотачак, дип белдерде. Ул бу гамәл Франция тәкъдим иткән тынычлык урнаштыру планының 6 мәтдәсенә туры килә, дип тә өстәде.

Ак Йорт белдерүендә, АКШ президенты Джорж Буш һәм Франция президенты Николя Саркози икесе дә, Русия үзенең вәгъдәсен үтәми дигән фикердә тора, дип әйтелә.

Грузия президенты Михаил Саакшавили, җомга кич, илнең Иминлек шурасы белән очрашканда, Русия гаскәрләрен халыкара тынычлык урнаштыру көчләре белән алмаштырырга чакырды.
XS
SM
MD
LG