АКШ демократлар фиркасеннән АКШ вице-президенты урынына нәмзәт итеп сенатор Джозеф Байден тәкъдим ителә. Бу хакта президент урынына дәгъва иткән демократ нәмзәт Барак Обаманың сайлау штабы хәбәр итте.
Күпләр бу урынга, шулай ук президентлыкка дәгъва иткән Хилари Клинтон күрсәтелер, дип көтте. Демократлар фиркасе вәкиле Клинтон, президент урыны өчен көрәштән баш тарткан иде.
Вице-президент урынына дәгъвә итүче сенатор Байденга 65 яшь, ул АКШ Сенатында чит ил эшләре комитетын җитәкли, халыкара тормыш, иминлек мәсьәләре өлкәсендә бик тәҗрибәле сәясәтче буларак танылган.

Дүшәмбе көнне АКШта, Демократлар фиркасенең сайлау алды корылтае үтәргә тиеш. Анда АКШ президенты һәм вице-президенты урынына намзәтләр рәсми төстә күрсәтеләчәк, дип көтелә.