Әфганстан президенты Хәмид Карзай АКШ җитәкчелегендәге коалиция көчләрен соңгы хәрби чара вакытында тыныч кешеләрнең үлемнәре өчен гаепләп чыкты. Хакимиятләр белдергәнчә, һавадан булган һөҗүм нәтиҗәсендә тыныч халыктан 76 кеше үтерелгән. Алар арасында күбесенчә хатын-кызлар һәм балалар булган.
Бу һөҗүм пәнҗешәмбе көнне, Шининданд вилаятендә кылынган. Әфганстанның эчке эшләр министры, атышлар нәтиҗәсендә 19 хатын-кыз, 7 ир-ат һәм 15 яшьтән дә узмаган 50 бала үтерелгән, дип хәбәр итте.
Бүген Шининдан вилаятендә меңнәрчә кеше шушы һөҗүмга протест белдерде. Шул ук вакытта, АКШ хәрбиләре, бу хәрби чара нәтиҗәсендә “Талибан” сугышчылары гына үтерелде, әмма тыныч халыкның үтерелүе очраклары да тикшереләчәк, дип ышандырды.