Accessibility links

Кайнар хәбәр

2008 елгы Олимпия уеннары тәмамлана


Пекинның “Кош оясы” стадионында, 2008 елның җәйге Олимпия уеннарын ябу тантанасы бара. Кытай вәкилләре, Олимпия уеннары байрагын Лондон шәһәре башлыгына тапшырды. Алдагы уеннар2012 елда Британия башкаласында үтәргә тиеш. Киләсе уеннарны кабул итәргә җыенган Британия вәкилләре стадионга ике катлы кызыл автобуска утырып чыкты. Анда Британиянең иң танылган спортчылары һәм артистлары булды, алар стадионга җыелган халыкны сәләмләде.

Халыкара Олимпия комитеты башлыгы Жак Рогге Олимпия уеннары бик югары дәрәҗәдә оештырылды, диде. Әмма шул ук вакытта, җитешсезлекләр барлыгын да, әйтте.

Ул Халыкара Олимпия комитеты мөстәкыйль дәүләтләргә тәэсир итә алмый, әмма спорт аша уңай үзгәрешләргә китерә ала, диде.
Халыкара Олимпия комитеты хокук яклаучылары тарафыннан тәнкыйть утына тотылган иде. Активистлар, комитетны Кытайга кеше хокукларын саклау юнәлешендә күбрәк басым ясарга чакырган иде.
XS
SM
MD
LG