Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпиадада иң күп медальне АКШ спортчылары яулаган


Олимпия уеннарында иң күп медальләрне АКШ спортчылары яулаган, Американың барлыгы 110 медале бар, Кытай спортчылары – икенче урында, алар 100 медаль җыйган. Русия спортчылары барлыгы 72 медаль яулаган. Әмма иң югары бүләкләр ягыннан, алтын медальләр санына карасак, беренче урында Кытайның баруын күрербез. Олимпияданы кабул итүче бу илнең 51 алтын медале бар. АКШның - 32, Русиянең - 23.
Русиянең Олимпия комитеты башлыгы Леонид Тягочев, уеннар башланыр алдыннан, Русия Кытайны гомум медалләр саны ягыннан уза алыр, дип фаразлаган иде.
Русия исеменнән алтын медальләрне күбесенчә көрәшчеләр һәм җиңел атлетика спортчылары яулаган. Шулай ук теннисчылар да югары урыннар алган иде. Белгәнегезчә, Русия исеменнән чыгыш ясаучы киртәләр аша йөгерүче Голнара Самитова-Галкина һәм теннисчы Динара Сафинина алтын һәм көмеш медальләр алуга ирешкән иде.

XS
SM
MD
LG