Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда матәм көне игълан ителде


Президент Кормәнбәк Бакыев, юлчы очкыч казасында үлгән кешеләр рухына багышлап 26 августны матәм көне итеп игълан итте. 24 августта, Бишкәк тирәсендә булган казада 65 кеше үлгән иде. Тәһрәнга баручы очкыч, һавага күтәрелгәннән соң җиргә төшкән һәм янып киткән. Казада 25 кеше исән калган. Очкычта Иран һәм Кыргызстан ватандашлары булган, дип хәбәр ителә. Беренче нәтиҗәләргә караганда очкычның герметизация системалары бозылган булырга мөмкин. Очкыч төшкән җирдә махсус комиссия эшли.
XS
SM
MD
LG