Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кушнер: ЕБ Русиягә чикләүләр кертергә җыенмый


Франция тышкы эшләр министры Бернард Кушнер, Европа Берлегенең Русиягә, Грузия белән низаг аркасында, чикләүләр кертү мөмкинлеген кире какты. Бүген җирле радиога әңгәмә биргәндә Кушнер, иң кискен торган проблемалар хәл ителде, солых төзелде, гаскәрләр Грузиядән чыгарылды, дип әйткән. Ул бу мәсьәлә сәяси яссылыкта хәл ителергә тиеш, диде. Европа Берлеге 1нче сентәберьдә Кавказдагы низаг сәбәпле гадәттән тыш җыенын уткәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG