Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиягә икенче һуманитар ярдәм җибәрелде


Беренчесен илткән машиналар кәрваны узган атна республикага кайтты. Узган шимбә икенче кәрван кузгалды.

Башта икенче йөк тимер юлы белән җибәреләчәк дигән иделәр, ләкин монысы да машиналар белән озатылды. Һуманитар ярдәм итеп бер “Мерседес-Бенц” автобусы, кабель, шешәле су, канцелярия әйберләре җибәрелде. Кәрванны Русиянең Гадәтттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәлеге башы урынбасары Владимр Лабода җитәкли.

* * *

Салават шәҺәрендә “Әл Каида” террорчыл оешма әгъзасы үтерелгән. Ул Абдул Муджиб, Русиядә Павел Дорохов булып йөргән. Милиция аның фатирында тентү үткәргәндә ул ут ачып бер милиция хезмәткәрен яралаган. Милиция хезмәткәрләре аны атып үтергән. Бу турыда “Регнум” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

* * *

Туймазы районының Балтай авылы янында параплан һәм дельтаплан бәрелешкән. Алар җирдән 120 метр биеклектә бәрелешкәннәр. Очкычлар белән идарә итүче ике кеше дә үлгән. Аларның берсе чыгышы белән Уфа шәҺәреннән булган Игорь Аверин, икенчесе Ижау шәҺәреннән килгән Валерий Коротов.

* * *

Республика урманнарында янгыннар котыра. Белорет районында 90 гектарга якын урман янган. Янгын сүндерелгән. Баймак районында 17 гектар урман яна.

XS
SM
MD
LG