Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министры БДИга каршы


Татарстан мәгариф министры бүген Бердәм Дәүләт Имтиханына карата тәнкыйть белдерде. Илдә демографик кризис булганда, Бердәм Дәүләт Имтиханы белән балаларны газапламыйк, югары уку йортларына барысын да кабул итик, дип әйткән Наил Вәлиев. Бу хакта ул Казанда, шәһәр мәгариф идарәсе киңәшмәсендә әйткән булган.

“Нигә балалардан акча алу юлларын эзләргә?”, - дип әйткән Наил Вәлиев. Мәгариф министры киләчәктә, бәлкем БДИны ихтиярый үтә торган сынауга үзгәртеп булыр, дип әйткән.
Әмма Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин, Бердәм Дәүләт Имтиханына яклау белдерде. "Казанда югары уку йортларына керергә теләүче һәркем һичшиксез БДИны бирәчәк", дип белдерде ул. Илсур Метшин, бу имтихан мәгариф олкәсендәге проблемаларны күрсәтте һәм авыл балаларына да, иң дәрәҗәле уку йортларына керергә мөмкинлек бирде, диде.
Бердәм Дәүләт Имтиханы Казан мәгариф хезмәткәрләренең җыенында иң күп бәхәсләр чыгарган тема булды, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы
XS
SM
MD
LG