Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Русия НАТО белән араны бөтенләй өзәргә эзер


Русия президенты бүген, НАТО Русия белән хезмәттәшлекне туктатып торырга теләсә, Русия Альянс белән араны бөтенләй өзәргә мөмкин, дип әйтте.
Медведев, Грузия белән хәрби низаг башланган бирле, НАТО белән мөнәсәбәтләр кискен начарайды, диде.

"Бу хезмәтәшлекне алып бару беренче чиратта, Русиягә түгел, НАТОга кирәк булырга тиеш. Әгәр НАТО илләре бу хезмәттәшлекне нигездә туктата икән, бу безнең өчен начарлык китермәячәк, без араларны бөтенләй өзү карарын кабул итәргә эзер ," - дип әйткән Медведев.
Бу белдерүне ул Русиянең НАТОдагы вәкиле белән очрашу вакытында ясаган.
XS
SM
MD
LG