Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ кораблары һуманитар йөкне Потига алып килергә тели


АКШ илчелеге, АКШның ике хәрби корабы, һумантар йөкне Русиянең гаскәрләре контролендә булган Поти портына алып киләчәк, дип әйтте. Илчелекнең сүзчесе, кораб чәршәмбе көнне Грузия хакимиятләре соравы белән, Потига киләчәк, дип хәбәр итте.
Поти – яклар арасында киеренкелек иң көчле булган Грузия шәһәрләренең берсе.

Русия Грузиядән үзенең гаскәрләрен чыгарды, әмма Көньяк Осетия һәм Абхазия тирәсендә тикшерү нигытмаларын калдырды, Поти каласын үз контролендә тота.
XS
SM
MD
LG