Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юл бирегез, Татар яшьләре килә!


Казанда узган "Мин татарча сөйләшәм!" чарасы Русия төбәкләренә дә тарала
Казанда узган "Мин татарча сөйләшәм!" чарасы Русия төбәкләренә дә тарала

26 август кичендә Татар яшьләренең III Бөтендөнья форумы эшен башлый.

Бу чараның рәсми ачылуы 27 августта иртәнге 10-га билгеләнгән. Инде килеп өлгергәннәрнең вакытлары бушка китмәсен өчен оештыручылар сишәмбе кичендә үк “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен тәкъдим итәчәк. Яшь буында туган телнең абруен күтәрү өчен бу чара Казанда өченче тапкыр үтте инде. Хәзер аны Русиянең башка төбәкләре, мисал өчен, Омски, Самар, Төмән һәм башкалар да үз итә башлады. Форумны оештыручылар “Мин татарча сөйләшәм!” татар яшәгән һәр җирдә дә булуын тели.
Финляндия татары Хәмит Самархан бик яхшы итеп татарча сөйләшә. III форумга башкаларга карганда иртәрәк, башланырга бер 10 көн алдан килде. Чөнки хатыны Альбина Әлмәт якларыннан. Эшлекле сөйләшүгә кадәр туган-тумачаларының хәлен белешү, Татарстан тормышы белән тагын да якынрак танышу да аның бу сәфәренең максаты.
Ә инде Татарстан башкаласында татарча сөйләшүгә килгәндә, аның үз тәкъдиме. “Мин татар телле чит ил кешесе. Урысча бик белмим. Хәлем авыраеп “Ашыгыч ярдәмгә” шалтыратырга кирәк булса, яисә очкычларның вакытын белү өчен һава аланына белешмәләр бүлегенә шалтыратканда да гел тиз-тиз урысча сөйлиләр. Мин аларның бер сүзен дә аңламый калам. Анда утыручылар татарча белсә тагын да яхшырак булыр иде”,- ди Хәмит Самархан. Шулай ук Казандагы элмә һәм реклама такталарының татар телендә бик аз булуы да борчый аны. Татарстанда ике дәүләт теле: татар һәм урыс телләренә тигез дәрәҗәдә игътибар булса иде дигән теләктә кала Хәмт Самархан.
Шулай ук сишәмбе кичендә дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган татар яшьләре “Татар телен өйрәнүдә һәм яшьләрне милли мәдәнияткә тартуда яңа технологияләр” темасына да бәхәсләшәчәкләр. Билгеле булганча, бу форум 30 августка кадәр дәвам итәчәк. 27 августта рәсми ачылу булганнан соң төрле төркемнәргә таралып эшләргә җыеналар. Монда “Глобализация шартларында татар телен саклау юллары”, “Заманча массакүләм мәдәният һәм милли үзенчәлекләрне саклап калу мәсьәләләре”, “Шәхес формалаштыруда дини кыйммәтләрнең әһәмияте” һәм башка темаларга да сүз булачак.
Яшьләр форумында 28 август спорт көне. Ул “2013 елда булачак Универсиаданы каршылап” дип атала. Күренекле татар спортчылары белән очрашу да булачак. Яшьләргә Казандагы моңа кадәр булган һәм төзелә башлаган спорт корылмаларын да күрсәтәчәкләр. Татарстан бу Универсиада Русиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, ә бөтен дөньядан татар яшьләре күбрәк катнашсын иде дигән теләктә. Пәнҗешәмбе кичендә яшьләр әле Казанда узган ел гына ачылган, заманча җиһазландырылган спорт корылмасына- “Чирәм хоккее үзәге”нә җыелачак. Әлбәттә, монда төрле төбәкләрдән килгән төркемнәр җирәм өстендә кәшәкә белән туп куып ярышмаячак. Алар “Безнең җырлар” дип аталган музыкаль программада катнашачак. Оештыручылар әйтүенчә, чирәм өстендә күренекле артистларга кушылып, җырлап биергә дә мөмкин булачак. Шулай ук, 29 август кичендә дөньяның төрле илләреннән килгән татар яшьләре үзләре дә Камал театрында концерт күрсәтергә җыена.
Форум кысаларында Болгарга барып Сабантуй үткәрү дә, 30 августта Республика көне чараларында катнашу да каралган.
Эшлекле сөйләшү, төрле мәдәни, спорт чараларында катнашу арасында бу форум яшьләре җитәкчелекне сайларга да өлгерәчәк. “Нәмзәтләр исемлеге 22 кеше. Алар арасында “Үзебез” хәрәкәте координаторы Руслан Айсин, Казакъстаннан Җәмил Ахунҗанов, Казаннан журналистлар Римма Бикмөхәммәтова, Алия Сабирова, “Яңа гасыр” телевидениясе журналисты Раил Өметбаев, Финляндиядән Хәмит Самархан, Төркиядән Әнис Зыялы, Үзбәкстаннан Нәриман Кәримов, Латвиядән Эдуард Сөләйманов һәм тагын башкалар да бар”,- диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.
XS
SM
MD
LG