Accessibility links

Кайнар хәбәр

Батумга АКШның тагын бер корабы килде


“Даллас” АКШның ярны саклау хезмәте корабы Грузиянең Батум портына һуманитар товарлар алып килде. Бу Грузиягә ярдәм алып килгән инде икенче американ корабы.

Берничә көн элек Батумга “Макфол” хәрби көймәсе Грузия качакларына ашамлыклар, чатырлар һәм ятаклар алып килгән иде. Америка хәрби җитәкчелеге мәгълүматларына караганда бу көймә Батумннан инде чыгып киткән, әмма әлегә Кара дингездә йөзеп йөриәчәк.

Русия хәрбиләре, һумантар йөкләрне хәрби кораблар ташый дип, борчылу белдергән иде.
XS
SM
MD
LG