Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда мәкне үстерү 6% кимегән


Әфганстанда опиумны җитештерү 2007 ел белән чагыштырганда 6% кимегән. Мәк үстерелгән кырлар биштән бер өлешкә кимегән. Бу саннар БМОның наркотиклар белән көрәш оешмасының яңа хисабында китерелә. Опиумны үстерү Талибан сугышчылары контролендәге җирләрдә элеккечә югары дәрәҗәдә кала бирә, дип әйтелә. БМОның наркотиклар белән көрәш бүлеге башлыгы Кристиан Огуз : “Бу мәсьәләдә бик уйлап эш итәргә кирәк, гади афганнарны мәк үстермәскә ышандыру авыр түгел, әмма аннан башка акча табырга өйрәтү кыен”, - дип белдерә.
XS
SM
MD
LG