Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазиягә Русия хәрби флоты кораблары килде


Сухум портына Русия хәрби флоты кораблары килде. Новороссийски дингез базасы башлыгы вице-адмирал Сергей Меняйло, бу көймәләр Абхазия яры буйларын күзәтеп торачак, дип хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, кораблар арасында ракеталар белән коралланган хәрби көймәләр дә бар. Флотны Абхазия портында тантаналы төстә республика башлыгы Сергей Багапш каршы алган дип, хәбәр ителә.

Сишәмбедә Русия Абхазия һәм Көньяк Осетиянең мөстәкыйльлеген таныган иде.
XS
SM
MD
LG